ШӘКҮРОВ МӘГЪРИФ ШӘКҮР УЛЫ
1924 елның 5 мартында Иске Сәфәрдә туа, шунда яши.
1942 елның көзендә 18 яшь ярымда яуга чакырыла.
Горький шәһәре янынды күнегүләр узгач, 1943 елның гыйнварыннан I Белоруссия фронты сафында элемтәче сыйфатында Көнчыгыш Пруссия, Латвия, Литва, Эстониядән немецларны кууда,I, II Балтика буе фронтлары составында Витебск, Смоленск юнәлешендә сугышчан хәрәкәтләрдә, Ленинград камалышын өзүдә, Польшаны азат итүдә катнаша.
Җиңү көнен Литвада каршылый.
Ике "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Гкрманияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнелә.
Хәрби дәрәҗәсе-ефрейтор.
Озак еллар шофёр, бригадир булып эшли, СХТда инженер-механик була.
1985 елны лаеклы ялга чыга.
"Хезмәттәг батырлык өчен", ВДНХның комеш медальләре, ВДНХның 7 төрле, оешмаларның 13 Мактау кәгазе белән бүләкләнә.
Хатыны Рәшидә белән уллары Наил гаиләсендә яшәгән.