Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ШӘЙХЕТДИНОВ БАҺАВЕТДИН ШӘЙХЕТДИНОВИЧ

ШӘЙХЕТДИНОВ БАҺАВЕТДИН ШӘЙХЕТДИНОВИЧ

Район: 
Новошешминский

Шәйхетдинов Баһаветдин Шәйхетдинович

(1894 - 1986)

Гражданнар  сугышында ак полякларга каршы операцияләрдә катнаша, Бөек Ватан сугышында 13.4.1942 хезмәт армиясенә алына, 1946 елда дем - нә.

Улы Нуретдин Баһаветдинов (1924) сугышта 1945 елның 11 февралендә Польшаны азат иткәндә һәлак була. Аны язганда мәгълүмат тулы бирелде.

Баһаветдин бабайның әтисе - Шәйхетдин Мостафа

Әнисе - Һәдия Төхфәтулла

1 нче хатыны - Гөлзиназ (1896-1955), Гомәр Габдулла һәм Миңнесафа кызы. Метрика язуындагы исеме - Гыйззелнас. Уртак балалары: Сара Лотфуллина (1924-2007), Нәсимә (Төхфәтуллина, Хисаметдинова, 1931-1996), Мөгелсем Галиуллина (1938-1992), Нәҗибә (1929-1948).

2 нче хатыны - Хәлимә Галиуллина (1905-1992), Гомәр Габдулла Бәхтияр һәм Маһруй Габделвәли кызы. Хәлимәнең улы: Галиуллин Мулланур Гаязович (1947-1997).

Баһаветдин бабай зур кул пычкысы белән (Кадыйров Шакир белән парлашып) такта ярды, киез итек басты, авыл өстендә Коръән укучы булды.

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2019 - 09:03 пользователем kraevmuz

Source URL (modified on 26/12/2019 - 09:03):https://tatfrontu.ru/tt/person/shyhetdinov-bahavetdin-shyhetdinovich