Шәйхетдинов Баһаветдин Шәйхетдинович
(1894 - 1986)
Гражданнар сугышында ак полякларга каршы операцияләрдә катнаша, Бөек Ватан сугышында 13.4.1942 хезмәт армиясенә алына, 1946 елда дем - нә.
Улы Нуретдин Баһаветдинов (1924) сугышта 1945 елның 11 февралендә Польшаны азат иткәндә һәлак була. Аны язганда мәгълүмат тулы бирелде.
Баһаветдин бабайның әтисе - Шәйхетдин Мостафа
Әнисе - Һәдия Төхфәтулла
1 нче хатыны - Гөлзиназ (1896-1955), Гомәр Габдулла һәм Миңнесафа кызы. Метрика язуындагы исеме - Гыйззелнас. Уртак балалары: Сара Лотфуллина (1924-2007), Нәсимә (Төхфәтуллина, Хисаметдинова, 1931-1996), Мөгелсем Галиуллина (1938-1992), Нәҗибә (1929-1948).
2 нче хатыны - Хәлимә Галиуллина (1905-1992), Гомәр Габдулла Бәхтияр һәм Маһруй Габделвәли кызы. Хәлимәнең улы: Галиуллин Мулланур Гаязович (1947-1997).
Баһаветдин бабай зур кул пычкысы белән (Кадыйров Шакир белән парлашып) такта ярды, киез итек басты, авыл өстендә Коръән укучы булды.