Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > СӘМИГУЛЛИН ӘСӘДУЛЛА СӘМИГУЛЛА УЛЫ

СӘМИГУЛЛИН ӘСӘДУЛЛА СӘМИГУЛЛА УЛЫ

Район: 
Алькеевский

Сәмигуллин Әсәдулла Сәмигулла улы 1914  елда Казан губернасының Спас өязе  Карамалы   авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Отделение командиры булып хезмәт итә. Сугышта минометчик була. 415 нче полк, 22 нче артиллерия дивизиясендә хезмәт итә. Смоленск, Мәскәү, Калинин юнәлешендә барган сугышларда катнаша. 1944 елда яраланып госпитальдә ята, аннан соң туган авылына кайта. Сугышта катнашкан өчен биш медаль белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач “Кызыл байрак” колхозында весовщик (1944), кыр бригадиры, бригадир (1944-1950), ферма мөдире (1953-1957), “Энергетик” совхозының ферма мөдире (1957-1960),1965 елда пенсиягә китә.

1978  елда вафат. 

Фронтовиклар
Опубликовано 17 April, 2024 - 14:52 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 17/04/2024 - 14:52):https://tatfrontu.ru/tt/person/smigullin-sdulla-smigulla-uly