Сәмигуллин Әсәдулла Сәмигулла улы 1914 елда Казан губернасының Спас өязе Карамалы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. Отделение командиры булып хезмәт итә. Сугышта минометчик була. 415 нче полк, 22 нче артиллерия дивизиясендә хезмәт итә. Смоленск, Мәскәү, Калинин юнәлешендә барган сугышларда катнаша. 1944 елда яраланып госпитальдә ята, аннан соң туган авылына кайта. Сугышта катнашкан өчен биш медаль белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач “Кызыл байрак” колхозында весовщик (1944), кыр бригадиры, бригадир (1944-1950), ферма мөдире (1953-1957), “Энергетик” совхозының ферма мөдире (1957-1960),1965 елда пенсиягә китә.
1978 елда вафат.
