Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > УЧАСТНИКИ ВОВ

УЧАСТНИКИ ВОВ

Сөнгатуллин Сәмигулла Шәфигуллович

(1924 - май, 1943)

Моб.: 21.08.1942. Хәтер китабында юк.

М.Черепанов исемлегенә кертелгән, ләкин фамилиясе ялгыш СИБГАТУЛЛИН  дип бирелгән.

         моб.: 21.08.1942, һәлак була - май, 1943, 138 осбр, оп. 977525, д. 379, л. 407.

Халык телендә “Шәпек малае”.

Әтисе - Сөнгатуллин Шәфигулла (16.07.1894 - 1975), бабасы Бикморза.

Әнисе - Фатыйма Хәйрулла Хәлиулла кызы (1899 - ?), Фатыйма авылның беренче комсомолларыннан берсе булган Хәйруллин Вәли (1910 - ?) белән бертуган.

Бертуганнары: Хәдимә (1928), Рифгат (1932), Фәргат (1937), Тәлгат (1939), Рәфәгат (1942).

Халык сөйләве буенча Шәфигула бабайда авыл тарихы булган ди. Күп еллар бригадир, землемер булып эшләгән.

1946-1948 нче еллардагы хуҗалык китабында гаилә теркәлгән, ләкин 1946 елда Үзбәкстанга китүе язылган.

Нигезләре: Фәхретдинова,Фатыйма белән Хәмәтвәлиев Миңневәли хуҗалыклары арасындагы  буш урын. Алардан соң бу йортта  Мияссарова Зәйнәп апа гаиләсе яши.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 6 December, 2019 - 11:53 пользователем Лотфуллина

Source URL (modified on 06/12/2019 - 11:53):https://tatfrontu.ru/tt/person/uchastniki-vov-73