Сөнгатуллин Сәмигулла Шәфигуллович
(1924 - май, 1943)
Моб.: 21.08.1942. Хәтер китабында юк.
М.Черепанов исемлегенә кертелгән, ләкин фамилиясе ялгыш СИБГАТУЛЛИН дип бирелгән.
моб.: 21.08.1942, һәлак була - май, 1943, 138 осбр, оп. 977525, д. 379, л. 407.
Халык телендә “Шәпек малае”.
Әтисе - Сөнгатуллин Шәфигулла (16.07.1894 - 1975), бабасы Бикморза.
Әнисе - Фатыйма Хәйрулла Хәлиулла кызы (1899 - ?), Фатыйма авылның беренче комсомолларыннан берсе булган Хәйруллин Вәли (1910 - ?) белән бертуган.
Бертуганнары: Хәдимә (1928), Рифгат (1932), Фәргат (1937), Тәлгат (1939), Рәфәгат (1942).
Халык сөйләве буенча Шәфигула бабайда авыл тарихы булган ди. Күп еллар бригадир, землемер булып эшләгән.
1946-1948 нче еллардагы хуҗалык китабында гаилә теркәлгән, ләкин 1946 елда Үзбәкстанга китүе язылган.
Нигезләре: Фәхретдинова,Фатыйма белән Хәмәтвәлиев Миңневәли хуҗалыклары арасындагы буш урын. Алардан соң бу йортта Мияссарова Зәйнәп апа гаиләсе яши.