Бурмистров Вилен Иванович
(1925 - 24.09.1943)
Вилен Иванович Бурмистров родился в 1925 году в посёлке Бондюжский Завод (ныне г. Менделеевск в Татарстане) в рабочей семье. Окончил семь классов школы, работал на местном химзаводе.
В январе 1943 года был призван на службу в Рабоче-крестьянскую Красную Армию. С сентября 1943 года воевал на фронтах Великой Отечественной войны, командовал отделением 3-го батальона 22-й гвардейской мотострелковой бригады 6-го гвардейского танкового корпуса3-й гвардейской танковой армииВоронежского фронта. Отличился во время битвы за Днепр.
23 сентября 1943 года В.И. Бурмистров одним из первых в своём подразделении переправился через Днепр. Отделение Бурмистрова захватило опорный пункт немецкой обороны в районе села ГригоровкаКаневского районаЧеркасской областиУкраинской ССР и удерживало его до подхода остальных подразделений батальона, отражая вражеские контратаки и нанеся противнику большой урон. 24 сентября гвардии старшина Бурмистров погиб в бою. Похоронен на окраине села Григоровки.
Указом Президиума Верховного Совета СССР от 10 января1944 года за «образцовое выполнение боевых заданий командования на фронте борьбы с немецкими захватчиками и проявленные при этом мужество и героизм» гвардии старшина В.И. Бурмистров посмертно был удостоен высокого звания Героя Советского Союза. Награждён орденами Ленина и Красной Звезды, рядом медалей.
Бюст В.И. Бурмистрова установлен в г. Менделеевске, в его честь названы улицы в Менделеевске и Елабуге.
Бурмистров Вилен Иван улы
(1925 -1943)
Вилен Иван улы Бурмистров 1925 елда Бондюга заводы бистәсендә (хәзер Татарстанның Менделеевск шәһәре) эшче гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый, җирле химия заводында эшли.
1943 елның гыйнварында Эшче-крестьян Кызыл Армиясе сафларына хәрби хезмәткә чакырыла. 1943 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшә, Воронеж фронтының 3 нче гвардия танклар гаскәре 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасының 3 нче батальоны отделениясе белән җитәкчелек итә. Днепр өчен сугышларда батырлык күрсәтә.
1943 елның 23 сентябрендә В.И. Бурмистров үзенең подразделениесендә беренчеләрдән булып Днепрны кичә. Украина ССР Черкас өлкәсе Канев районы Григоровка авылы янында Бурмистров отделениесе немецларның оборона пунктын яулап ала һәм дошман гаскәрләренә зур зыян китереп, аның контрһөҗүмен кире кайтара, батальонның башка подразделениеләре килгәнче саклый. Гвардия старшина Бурмистров 24 сентябрьдә каты сугышлар вакытында һәлак була. Григоровка авылы янында җирләнә.
СССР Югары Советы Президиумының 1944 ел 10 гыйнвар беорыгы нигезендә “немец юлбасарлары белән көрәш фронтында хәрби бурычлары үрнәк башкаруы, күрсәткән каһарманлыгы һәм батырлыгы өчен” гвардия старшина В.И. Бурмистровка, һәлак булганнан соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Менделеевск шәһәрендә В.И. Бурмистровның бюсты куелган. Алабуга һәм Менделеевск шәһәрләре урамнары батыр исемен йөртә.