Ветераннарга ярдәм итү
Ел дәвамында Иске Шәйморза урта мәктәбебездә тимурчылык эше алып барыла. Укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм авылыбызның олыларына теләп ярдәм итәләр: кышын өй тирәләрен кардан чистарталар, көзен- язын бакча эшләрендә булышалар, йорт тирәләрен чүптән арындыралар.




