Празднование 70 летия победы в Великой Отечественной войне в пгт. Богатые Сабы (фоторепортаж) 4 часть
Фотографии Нурхана Даулетова
Фотографии Нурхана Даулетова
Җиңү көне белән!
Фотографии Нурхана Даулетова
Фотографии Нурхана Даулетова
Әтнә районы Күәм урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм тантанасы булып үтте.Бәйрәмгә Күәм авыл советы җирлегенә кергән Күәм, Дусым,Әйшияз Каенсар авылларыннан сугыш һәм тыл ветераннары белән бергә сугыш чоры балалары да чакырылды. Очрашу табын янында җанлы әңгәмә, концерт программасы, котлаулар белән бергә үрелеп дәвам итте. (Фотода сугыш ветераннары Мозаффаров Рәхимҗан, Багаутдинов Гапделхай).
8 май көнне Иске Кәшер авыл җирлегендәэ Герой-шагыйрь Муса Җэлилнең көрәштәше авылдашыбыз Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап митинг узды.50 дән артык сугыш һәм тыл ветераннарын, сугышта катнашучыларнын тол хатыннарын авыл җирлеге, урта мәктәп , район һәм агрофирма вәкилләре, депутатлар, мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтләде.
Саба таңнары” редакциясе сугыш чоры хатирәләрен яңарту, өлкәннәр һәм яшь буын арасындагы бәйләнешне ныгыту, туган җиргә мәхәббәт, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, балаларны авыр сугыш чоры михнәтләре белән таныштыру, Ветераннарга, өлкәннәргә карата хөрмәт тудыру максатыннан, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади бәйге игълан иткән иде. Ниһаять иҗади эшләргә йомгак ясар вакыт та җитте. Беренче урынны “Яктылыкка омтылган гомер” һәм “Урланган балачак” дигән язмалары өчен Гөлүсә Закировага бирергә карар кылдык.
9 май көнне Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршылаганда Казан шәһәрендә реконструкциядән соң Җиңү паркы ачылу тантанасы булды. Бу тантанада вакытлыча Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын башкаручы Р.Н.Минниханов, республика җитәкчеләре һәм Республиканың 70 яшь пары катнашты. Безнең районнан бу тантанада Рамиль белән Альбина Агелтдиновлар гаиләсе катнашты. ГХАТ бүлеге
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 2006 елның 25 мае Паспорт көне дип игълан ителә. Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың.