Арчада балалар асфальтка рәсем ясады
Бүген, 22 май көнне Арча Укучылар сарае каршындагы асфальт төрле төстәге сурәтләр белән бизәлде. Биредә ел саен район күләмендә уза торган асфальтка рәсем ясау конкурсы булды. Темалар дүрт юнәлештә иде: әдәбият елына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, парк һәм скверлар елына багышланган һәм ЮХИДИ белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча. Район җирлегендәге мәктәпләрдә укучы сәләтле балалар өч төрле яшь юнәлешендә көч сынашты: 7–8 яшьлекләр, 10–13 яшьлекләр һәм 14–18 яшьлекләр.





