Елдагы традиция буенча Әтнә мәктәпләрендә укучы 10нчы сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашу өчен Каенсар урманы янындагы аланлыкка җыелды.
Елдагы традиция буенча Әтнә мәктәпләрендә укучы 10нчы сыйныф егетләре хәрби җыеннарда катнашу өчен Каенсар урманы янындагы аланлыкка җыелды. Әлеге биш көнлек җыеннарда 7 мәктәптән барысы 33 егет катнаша. Биредә барысы да хәрби хезмәттәгечә. Егетләр тактик күнегүләрдә катнаша, автоматтан атарга, строевой смотр, хәрби топографияне һәм Уставны өйрәнә. Шулдай ук ГТО нормативлары тапшыру һәм патриотик тәрбия бирү дә беренче урында тора. Җыендагыларны иртә һәм көндез Күшәр үзәкләштерелгән мәктәп ашханәсе ашатса, кичкә казанны чираттан үзләре асалар.









