Сарманда яшәүче Мәрьям апага 90 яшь тулды
Күтәмәле авылында туып үскән Әхмәдишина Мәрьям Әхунҗан кызының ямьле июль аенда олуг бәйрәме – 90 яшьлек юбилее. Ул гомер буе Ләшәү Тамак авылында тормыш иткән, Муса Җәлил исемендәге колхозда хезмәт куеп, тыл һәм хезмәт ветераны исеменә лаек булган.





