Бер гаилә тарихыннан
Әлеге язма сугышка кадәр туган авылым Көектәге зур гаилә тарихын ачыкларга ярдәм итәчәк...Гайнетдинова Хәбирә апаның истәлекләреннән: “Безнең нәселнең ерак бабайлары һәм Сираев Мәсгут абыеңның ерак бабайлары Көеккә каяндыр башкорт ягыннан күченеп килгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышында минем ирем – Гайнетдинов Мәсгутнең әтисе һәм Сираев Мәсгут абыеңның әтисе әсирлеккә төшәләр. Мәсгутнең әтисе авырып китә һәм аңсыз ята. Аны мәетләр янына чыгарып куялар. Анда ул аңына килеп, чокырдан шуышып чыга да кача.








