Корпункт:
«Бөтенроссия дәшмәү минуты» исеме астындагы акция - Бөек Ватан сугышы башланган көннән алып 81 елга багышланган вакыйга. Бу вакытта кешеләр күп еллар элек булган коточкыч вакыйгаларны искә төшерә. Россия Федерациясе гражданнары хәзер барлык россиялеләр тыныч күңел белән һәм тыныч күк астында тыныч кына яшәсеннәр өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне искә ала. Яңа Чишмә районы клуб оешмалары хезмәткәрләре әлеге акцияне үз торак пунктларында хупладылар һәм истәлекле-иемориаль корылмалар янында авылдашлары белән "Хәтер яктысы" яндырдылар.