941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагыла. Фронтларга бер өйдән 2-3, хәтта артыграк та кеше китә. Безнең әти гаиләсеннән дә өч кеше – Арслангали Мөхәммәтвәлиев, Галимә Әхмәтшина, Галләм Әхмәтшин изге яуда катнаша.
Галләм абый сугыш кырында ятып кала, аның исеме Сабадагы мәңгелек ут янындагы мәрмәр ташка язылган. Моннан тыш иремнең әтисе һәм әнисе дә хәрбиләр булганнар. Каенанам Наилә Вәлиева белән каенатам Харис Шәмсетдинов сугыш вакытында Казан госпиталендә танышалар. Каенатам 1919 елда Төньяк Норлат (хәзер Яшел Үзән) районы Городище авылында туган. Балтыйк хәрби диңгез флотында моряк булып 7 ел хезмәт иткән. Хәрби корабльләрен немецлар шартлатканнан соң, октябрь-ноябрь аенда бозлы суда 7 көн шлюпкада йөзәләр. Аларны Баренц диңгезендә англичаннар коткара. Казан госпиталенә күчерелгән Харисның бөерләренә бозлы суда суык тигән була. Аны шәфкать туташы Наилә Вәлиева дәвалап, үлем тырнагыннан алып кала. Ул вакытта сугыш беткәннән соң да хәрби госпитальдә эшләүче шәфкать туташларын урын өстендә ятучы солдатны тәрбияләргә алып китсә генә, кайтарып җибәргәннәр. Наилә Харисны сайлаган. Алар 1949 елда Сабага кайталар һәм гаилә коралар. Уллары Илдар туа. Каенатам санитария-эпидемиология станциясендә һәм үзәк хастаханәдә дезинфектор булып эшләде. Тыныч тормышта һәм сугыш вакытында кеше сәламәтлеген саклау эшенә керткән зур өлеше өчен 1961 елда Ленин ордены белән бүләкләнгән каенанам хирурглар белән бергә операцияләр ясауда катнашып күп кешеләрне үлемнән алып калды. Үзем дә 40 елга якын Саба үзәк хастаханәсендә балалар бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшләдем. Хәзерге вакытта шәфкать туташлары династиясен улым Ирекнең җәмәгате – ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге фельдшеры Альбина һәм Казан шәһәре клиник хастаханәсенең кардиология бүлегендә эшләгәндә декрет ялына чыгып, Саба хастаханәсендә улы Йосыфны алып кайткан кызым Илсөяр дәвам итә. Ул суйган да каплаган әбисе, төскә-биткә дә, характеры да, хәтта сулагайлыгын да кабул итеп алган.
Теләгем шул: сугышлар кабатланмасын, илләр тыныч, имин булсын. Исән калган ветераннарыбызга Жиңү көне тантанасын күрергә насыйп итсен иде.
Фәния Шәмсетдинова,
Саба.
