Корпункт:
Зур Сәрдек авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмарада гомер итүче Бәдәр Кәшәпова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова тәбрикләп, чәчәк бәйләме бүләк итте, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны шулай ук район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Камилә Яппарова, "Восток Агро" җәмгыяте директоры Руслан Корбанов, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар котлады.