"Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Һәр җирдә бәйрәмгә әзерлек эшләре зур темплар белән бара.
Без, башлангыч сыйныф укучылары, бу эштән читтә калмыйбыз. Шушы уңайдан сугыш һәм тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасында зур концерт күрсәттек. Сугыш истәлекләре турында бай материал тупладык. Бөек Ватан сугышы темасына ясалган рәсем, хикәя, кул эшләре күргәзмәләре оештырдык . II сыйныф укучысы Махубрахманова Чулпанның рәсеме, IV сыйныф укучылары Ибраһимов Исмәгыйль һәм Габдрахманов Азатның танк һәм самолёт модельләре югары бәягә лаек булды.
Зур бәйрәмгә багышлап, сыйныфлар арасында макетлар бәйгесе үткәрдек. I-II cыйныф укучылары “Билгесез солдат”, III сыйныфлар “ Һәйкәл”, IV сыйныф укучылары “ Тыныч булсын бөтен Җир шары!” макетларын, сугыш чорындагы “Победа” машинасы моделен ясадылар. Әлеге макетлар мәктәп дирекциясе һәм ата-аналар тарафыннан югары бәяләнде.Бүгенге көндә без Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап класс сәгатьләре үткәрәбез, әдәби-музыкаль кичә әзерлибез, укуда да сынатмыйбыз. Зур бәйрәмне лаеклы итеп каршылыйсыбыз килә", - дип хәбәр итәләр безгә Зур Нөркәй авылы мәктәбеннән.
