В рамках акции «Музейная весна Татарстана-2015» руководителем музея Шигабутдина Марджани в селе Коморгузя Атнинского района Зиннатуллиной З.Р. состоялась встреча с ветеранами тыла “Ут эченнән кайткан хатлар”. Мероприятие сопровождалась видеопрезентацией “Бер солдат тарихы”, где рассказывалось о судьбе солдата Зиннатуллина Анвара из села Трукляр Атнинского района по недавно найденным его письмам (156 писем). Также мероприятие сопровождалось праздничным концертом учащихся Коморгузинской СОШ.
Зиннатуллин Әнвәр Төрекләр авылында яшәүче Камилә әбинең бердәнбер улы Әнвәр кечкенәдән үк акыллы һәм зирәк малай булып үсә. Комыргуҗа җиде еллык мәктәбен алдынгы укучыларның берсе булып тәмамлый. Техника белән кызыксынганга, колхоз аны механизаторлар курсына укырга җибәрә. Ул кайткач, Әнвәр туган колхозында тракторчы булып эшли башлый. Ә бераздан тырыш, эшчән егетне комсомол сафына кабул итәләр. Тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып эшли башлагач кына, Бөек Ватан сугышы башлана. Унҗиде яшьлек комсомолец Әнвәр Зиннатул лин немец-фашист илбасарларына каршы сугышка китә.Унҗиде яшь. Яшьлекнкң чәчәк аткан вакыты. Ләкин Әнвәр яшьлек хыялларыннан аерылып көрәшкә- ут эченә ыргыла. Нинди генә каты сугышлар булмасын.Әнвәр әти-әнисенә хат язарга да онытмаган. Еш килгән аның хатлары. ...Камилә әбинең сандык төбендә бер төенчек –пөхтә итеп төрелгән өчпочмаклы солдат хатлары. Барысы 156 хат. Ул хатлар туган илгә, әти-әнисенә, туган авылына, игенче хезмәтенә мәхәббәт, дошманга нәфрәт белән сугарылган.
“Исәнмесез, кадерле Әнием, әтием. Бик сагындым сезне. Исән-имин яшисезме”,-дип башлаган ул хатларын.”Син пешергән ашларны сагындым.әни.Үзем эшләп киткән тракторыма утырып җир сөрәсем килә. Сезне, авылны , су буйларын сагындым. Исән булсам ,бер кайтырмын”,-дип дәвам иткән хатларын.Сагыну хисен сүз белән генә сөйләп бетерә алмаганга, җырлар да яза торган булган:Су буенда салкын чишмә,
Сулары көмеш кебек.
Әкрен искән җилләр белән
Тавышыгыз килгән кебек.
Фашистларны җиңәчәгенә нык ышанган, туган илгә исән сау әйләнеп кайту шатлыгын кичерү бәхетенә өметләнгән:
Киң каешларым,
Килешеп тора билгә.
Фашистларны тар-мар иткәч
Кайтырбыз туган илгә, - дип язган ул. Ләкин Әнвәргә җиңү көнен күрергә насыйп булмый.Ул хезмәт иткән хәрби часть командирыннан :“Сезнең улыгыз Әнвәр Зиннатуллин Сталинград янында барган каты сугышларның берсендә геройларча һәлак булды. Гәүдәсе геройлар каберлегенә күмелде”,- дип язылган хат авыр кайгы алып килә.Ватаныбызның бәйсезлеге өчен һәлак булган Әнвәр кебек егетләр аналар йөрәгендә дә, халык күңелендә дә мәңгелек,үлемсез...





