Гыйләҗев Мисхәт Гыйләҗетдин улының истәлекләре:
“Сарман районы Иске Кәшер авыл Советына караган Урта Кәшер авылында 1924 елның 1 октябрендә туганмын. Атам Гыйләҗетдин, анам Сәрвикамал, без барысы 9 бала. Мин 2 бала булып туганмын.
Сугышка Урта Кәшер авылыннан 1942 елның 23 августында киттек түбәндәге иптәшләр белән:
1.Мин Гыйләҗев Мисхәт.
2.Гайфуллин Язкәр.
3.Гыйльфанов Әһлеттин.
4.Хөснуллин Мирзаһит.
5.Гараев Әхмәтзәки.
6.Садыров Сәрвәреттин
7.Мөхәммәдиев Исмәгил
8.Насибуллин Исмәгил
Мин беренче Әгерҗе янындагы лагерьда, аннары Чувашиянең бурнар лагеренда булдым (сугышыр өчен әзерлек үттек). Аннары Мәскәү аркылы өченче Беларуссия фронтына җибәрделәр. Орел шәһәре янында сугышка кердем. Мин башта җәяүле сугышчы (пехота) аннары артиллерияда хезмәт иттем. Ике тапкыр ранен булдым. Минский, Литва, Латвия, Эстония һәм Польша, Воссточный Пруссия алуда катнаштым (баш шәһәре Кенингсберг) хәзерге Калининград.
“За Победу над Германией”, “За звятие Кенингсберга”, “За боевые заслуги”, Жуков медальләре, Орден Отечественной войны, орден Трудового красного Знамени.
Беренче класска укырга кергәннән алып шушы көнгә кадәр бар да истә. Иң истәлекле вакыйга Кенингсбергны алу. Көне буе безнең самолетлар шәһәрне бомбага тотылар. Һәм немец армиясе бөтен армиясе белән безнең якка чыкты (пленга).
Җиңүне Восточный Пруссиядә Кенингсберг янында каршыладык палаткада. 1945 елның 25 декабрендә кайттым. 1948 елга кадәр колхозда эшләдем. 1948 елда укырга киттем. 1 ел укып ветфельшер булдым. 1949 көзеннән 1979 елның 25 декабренә кадәр ветфельшер, зоотехник, осеминатор булып 30 ел эшләп пенсиягә чыктым.
2002 ел 11 март”.
Үзе язган төзәтелмичә бирелде.
