Сугыш. Җиңү. Бөек җиңүгә 70ел узса да, ул әле дә күңелләрдә авыр тәэсир калдыра. Өлкәннәр генә түгел, яшь буынның да бу хакта өзгәләнеп сөйләве, йөрәк түреннән чыккан хисләрен шигьри юлларга тезеп баруы бер яктан күңелләрдә моңсулык тудырса, икенче яктан шатлык уята. Димәк, яшь буын да илебезне дошманнардан арындыру өчен көчләрен, хәтта тормышларын да кызганмаган каһарманнарны олылый, аларның батырлыгына соклана.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә үткәрелгән «Ул елларның даны мәңгелек» дип исемләнгән сәнгатьчә уку бәйгесендә шигырьләрне тыңлаганда шул хакта уйлап сөенеп утырдым. Шигырь бәйрәменә чакырылган сугышның газап-михнәтләрен үз башыннан кичергән, җиңү яулап кайткан, күкрәген орден-медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Халисә Гафурова да минем фикерем белән килешер, дип уйлыйм.
Бәйге ике номинациядә-проза һәм поэзия-үтте. Башта 56 яшьтән өлкәнрәкләр чыгыш ясаса, аннан сүзне 25-55, соңыннан 15-24 яшьлекләр алды. Барлыгы 55 кеше катнашты. Кайберләре үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды, икенчеләре танылган авторлар әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды. Жюри әгъзалары аларга бәя бирде. Тик минем кемнәрнедер мактап, икенчеләренең хәтерен калдырып, алар бәясеннән чыгып фикер йөртмичә, үз фикеремне җиткерәсем килә. Йөрәкләргә үтеп кереп, күзләрне яшькә күмәрлек шигырьләр бар бит.
56 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Гайшә апа Якупованы күреп башта аптырасам, аннан сокланып туя алмадым. Сәхнәләрдән төшмәгән Гайшә апабыз егылып аягын авырттырып, кайчаннан бирле инде өендә ята. Ә бу юлы кичәгә килгән.
-Мин сезне бик сагындым. Килмимме соң, киләм, такси чакыртып булса да киләм. Мин Җәлил бистәсендә яшәгән кеше бит. Муса Җәлил әсәрләрен белмәү оят булыр,-диде ул телефоннан шалтыратып чакыргач. Һәм аңа лаеклы рәвештә яшьтәшләре арасында беренче урын бирелде,-ди китапханә хезмәткәре Әлфия Галимова.
Гайшә апа Җәлилнең «Аяксыз» дигән шигырен сөйләде. Алай гынамы, жюри нәтиҗә чыгарганда хатын-кызларны узган бәйрәмнәре белән котлап, шигырь сөйләргә дә өлгерде. Фәрхат Зыятов, Хәсибә Гатауллина, Мөрәледән Халидә Газизова белән Нәсимә Гарифуллина сөйләүләрен дә дулкынланмыйча тыңлау мөмкин түгел иде. Ә Факия Шәрәфетдинова үзе иҗат иткән шигырен тамашачыларга ирештерде.
Апаз мәктәбе укытучысы Алсу Фәйзиева Клара Булатованың «Әти кайтты» әсәрен укыганда күзләрдән яшьләр килде. Артистларга тиң матур тавыш, сәнгатьле уку күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
Курса-Почмак мәктәбеннән Гөлүсә Мортазина «Зоя»сыннан (авторы Маргарита Алигер) хәтта каз тәннәре чыкты. Кан таплары күренеп торган киң ак күлмәктән, яланаяк килеш урындыкка менеп басып, шулкадәр рольгә кереп бетеп, поэмадан өзекне укыганда батыр кыз өчен йөрәк елады. Ә Иске Чуриледән Оксана Миннекаева шигырен сөйләгәндә үзе дә күз яшьләренә буылды. Урта Сәрдәдән Ранил Ишморатов Фаил Шәфигуллинның «Сафура, Бәкер һәм трактор» әсәрен тыңлаганда тамашачы көләсе урында көлеп, тынсыз калып, менә бу артист, ичмасам, дип тыңлады, егетнең осталыгына сокланды. Үз номинациясендә беренче урыннан тыш Ранилгә «Тамашачы симпатиясе» призы да тапшырылды.
Пөшәңгәр башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы оештыручысы Рания Галәветдинова үзе язган «Язмышларда әрем ачысы» пьесасыннан өзек укыды. Бу пьесаны сәхнәләштергән вариантын Пөшәңгәр мәктәбе укытучылары башкаруында күрдем. Булган вакыйгаларга таянып, сугыш чорында авыл халкы тормышын чагылдырган бу әсәрне тамашачы елый-елый караган иде.
Укучылар арасында да искиткеч матур шигырь укучылар бар. Аларның шулай бөтен күңелләре белән бирелеп, әсәрдәге геройлар белән бергә яшәп, аларның хәсрәтләрен йөрәк өзгеч итеп бирә алуларына сокланып, күз яшьләренә буылып утырдым. Бу урында бишенче гимназиядән Аделина Фәйзрахманова, Гөлия Галимуллина, беренче мәктәптән Энҗе Гарипова, Анастасия Орлова, Эльвира Гыйниятуллинаны билгеләп үтәсе килә.
Гөлсинә Зәкиева






