Сугыш башлангач, безне, 6—7 кызны күрше авылга солдат һөнәренә өйрәтергә алып киттеләр, — дип сөйли Кызылъярдан Маһирә Шәрипова.
Икесенә сугышка повестька килә. Сугышны ишетеп кенә белгән Маһирә аның коточкыч нәрсә икәнен төшенеп тә җитмичә фронтка китә. Яшьлеге белән куркуны да белмәгән, буйга кечкенә генә ябык кызының чит җирләргә сугышка чыгып китүенә әнисе бик борчыла. Исән кайта алмас, шунда бетәр, дип телгәләнә ана йөрәге.
Маһирә 6 яшендә әтисез кала. Өч кыз туган, бер малай үсә алар.
— Бер абыем бар иде, солдатка киткән җирендә сугышка алынды, шунда әрәм булды, — дип сөйли. – Ике апай, мин шушында тормышка чыктык.
Смоленскида пулеметчы һөнәренә өйрәтәләр. 37 мм. калибрлы снаряд белән эш итә алар. Зенит-артиллерия полкында хезмәт итә. Смоленск, Польша, Германия…
— Бер пулеметта 4 кеше идек, — дип искә ала Маһирә апа. – Беренче тапкыр атып җибәргәндә үлем хәлләренә җитеп егылганмын. Аннан ияләнәсең. Төнлә йокларга ирек бирмәсләр иде. Тревога ясыйлар. 5 минут эчендә әзер булырга кирәк. Сугышның эченә үк кертмәделәр. Әмма сугышның каты барган урыннарында булдык. Безнең вазыйфа һавадан немец самолетлары килгәнне күреп алу һәм аларны алга үткәрмәү иде. Иртә белән ашар алдыннан физкультура ясый идек әле. Чиратлап постта торабыз. Ачлыктан интекмәдек. Аракыга кадәр бирәләр иде. Без, аракыны авызга алмаучы кызлар, үз өлешебезне егетләр белән шикәргә алмаштыра идек. Сугыш беткәнне Германиядә ишеттек. Сугыштан августта гына кайттым.
Маһирә апага 94 яшь. Механизатор булып эшләүче улы Илдус, килене Хәмдия белән яши.
— Бөтен бәхетем шушы көнгә калган икән, — ди Маһирә апа һәм уйланып: —Бик бәхетсез булдым инде мин… 51 яшендә ирем Гариф үлде. Какмады, сукмады, рәнҗетмәде. Фермада көн—төн эштә булды. Ир назы да күрмәдем. Иремнең әтисен 15 ел бактым. Кайнаны да бактым.
Әтисез үсүләр, авыр хезмәт белән үткән үсмер чак, гомерләре кыл өстендә торган сугыш еллары, арык иңнәр белән күтәреп булмастай сугыш арты еллары, кияүгә чыгып 6 бала табып үстерү, яшьләй тыл калулар – болар бар да Маһирә апаны зур сынауларга дучар иткән. Шул сынаулар барәбаренә Аллаһы Тәгалә аңа гомер, бәхетле картлык бүләк иткән.
— Бик хәрәкәтчән булдым, — ди ул. – Аз ашадым, күп хәрәкәтләндем. Арчадан ашлык ташыдык. Арча юлында үтте гомер.
— Әнинең балаларыннан бәхете бар, — дип сөйли килене Хәмдия ханым. – Укытучы булып эшләгәч, иртүк эшкә чыгып китә идем. Балаларны бакчага үзе йөртте. Кайтуыма ашарга әзер булыр иде. Керне уды. Эшкә өйрәтте. Килен түгел, кызым дип кенә әйтер иде. Әле менә ике генә ел бәрәңге чүпләргә чыкмый. Газета—журналлар укырга ярата.
Хәмдия ханым Маһирә апаны чәй өстәле янына дәште. Түрдә самовар чыж лап утыра, янына Маһирә апа килеп утырды. Сугыштан исән—сау кайтып, кияүгә чыгу, балалар үстерү, бүген дә нигезнең буш тормавы, картлык көндә ялгыз булмау, балалар тәрбиясендә яшәү – бәхет түгелмени бу! Мондый бәхет бөтен кешегә дә тәтеми.
… Язманың башында сугышка ике кыз китте, дип яздым. Икенчесе дә сугыштан исән—сау кайта. Маһирә белән Мәрзыя (мәрхүмә) абыйлы — энеле егетләргә кияүгә чыга. 1990нчы елларда Маһирә белән бергә сугышта булган Дилә ханым (Казанда яши) полкташлары белән очрашуга Мәскәүгә барып кайта. Маһинур апа салкын тиеп авыртып кала.
Румия Надршина.







