Ильвира Тимонина рус теле буенча беренче курслар арасында республика олимпиадасында беренче урынга чыккан. Чара Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында үткән.
Татарстан урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында татар телендә шигырьләр уку буенча “Татар егете-2015” республика конкурсында катнашкан өченче курс студенты Наил Абдрахмановка финал турында катнашучы сертификаты тапшырылган. Конкурс Казан сәүдә-икътисад техникумында үткәрелгән.
Ә Әлфинә Низамова белән Алия Низамовага урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында читтән торып үткәрелгән “Сугыш кайтавазы” автор шигырьләре конкурсында актив катнашулары өчен сертификатлар бирелгән. Бу Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иҗади конкурс Г. Тукай исемендәге Арча педагогия колледжында үткәрелде.
Спас тармак технологияләре техникумы студентлары төрле конкурслар һәм ярышларда актив катнашалар.
Корпункт:
