Корпункт:
"Үлгәннәрнең каберен,исәннәрнең кадерен бел!" темасы астында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Күтәмәле балалар бакчасында сугыш һәм хезмәт ветераны Маликов Касыйм Гайнемөхәммәт улы белән очрашу узды.Ул балаларга үзенең бала-чагы ,сугыш хатирәләре турында сөйләде, үз чиратында балалар аңа концерт номерлары күрсәттеләр.Балаларга патриотик тәрбия бирүдә үткәрелгән чара бик әһәмиятле булды.
