Сугыш артистларны да читләтеп үтмәгән. Күбесе кулына мылтык тотып, дошманга каршы сугышкан. Икенчеләре фронтта, тылда, госпитальләрдә концертлар куйган. Бу да үзенә күрә зур батырлык булган. Чөнки алар пулялар яңгыры астында да калган, авырлыкларны да кичергән, ачлык ачысын да татыган. Шушы чорны, җырларын искә төшереп, сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү йөзеннән ветеран җырчылар республика районнарында концертлар белән чыгышлар ясый.
— Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе илһамият клубы сәхнә ветераннары катнашындагы бу концертны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятны үстерүгә ярдәм фонды (җитәкчесе Нурия Хашимова), оештырды. 30 мартта Әтнәдә башлап җибәрдек. Кукмара, Балтач, Саба, Кайбыч районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә, Казан дәүләт филармониясендә дә чыгышлар ясаячакбыз. Бу концертлар 9 май–Җиңү бәйрәменә кадәр барачак. Проектның исеме — “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дип атала һәм Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуга багышлана, — диде филармониянең баш администраторы Азат Фазылҗанов. — Бүген сәхнәгә чыгучыларның барысы да Татарстан Республикасының халык артистлары, араларында барлык авырлыкларны башларыннан кичергән сугыш чоры балалары да бар.
Концерт яу кырында башларын салган батыр солдатларыбызны һәм кайткач һәлак булган ветераннарыбызны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланып китте. Аннан яраткан җырчыларыбыз Зөһрә Шәрифуллина, 76 яшьлек Флера Сөләйманова, якташларыбыз Гөлзада Сафиуллина, Фердинанд Фәтхи ветераннарыбызга яраткан җырларын, хәзерге тел белән әйткәндә, ретро җырларны бүләк итте, Рәшит Сабиров концертны алып барды, мәңге картаймас “Бәкер, Сафура һәм трактор”ын үзенә генә хас булган осталык белән сөйләде, Азат Хәлимов концерт гармуннарында уйнады.
— Бүген сезнең алда чыгыш ясавым белән мин бик бәхетле. Сезгә багышлап, сезгә исәнлек, иминлек, тыныч тормыш теләп, сугыш чорында язылган “Сагынам, дуслар, илкәйне” дигән җырымны башкарам, — диде Фердинанд Фәтхи якташларына мөрәҗәгать итеп.
Танылган җырчылар белән беррәттән сәхнәләрдән төшмәгән, төрле бәйгеләрдә чыгышлар ясап, җиңүләр яулаган үзешчәннәребез Рәшит Шәвәлиев, Халидә Газизова, Факия Шәрәфетдинованың чыгышларын күрү тантананы тагын да ямьләндереп җибәргән кебек булды.
Соңыннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов сәхнә ветераннарына олы рәхмәтен белдерде.
— Арча җирлегендә безне матур итеп каршы алдылар, олы ихтирам күрсәттеләр. Моның өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт, — диде Азат Фазылҗанов барлык артистлар исеменнән. — Тукай төбәге — данлыклы як. Без аның белән горурланып яшибез. Киләчәктә дә гөрләсен Арча.
Гөлсинә Зәкиева