Язмыш йөртә шул адәм баласын. Орнашбаш авылында туып–үскән Мәдинә Садриеваның Түбән Атыга килүенә дә әнә 68 ел булган. Урлап алып киткән аны Гарәфи абый. “Димләделәр. Риза булдым. Берәүдән дә сорамадым, утырдым да киттем”, — ди көлеп Мәдинә апа. Үкенми дә. Барлык кешеләргә үрнәк булырлык матур гомер иткәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер улы Солтан, килене Гөлсинә белән яши.
— Балачагым авыр сугыш елларына туры килде, — ди ул. — Әти фронтка китте. Әни 7 бала белән калды. Мин иң олысы. Иң кечебезгә 2 ай гына иде. Әнинең: “Ничекләр итеп үстерермен бу балаларны”, — дип елавы әле дә күз алдымда. Аңа аз булса да ярдәм итим, дип 16 яшемнән фермага сыер саварга кердем. Ачлыгы да, ялангачлыгы да баштан үтте. Аның каравы картлыгым матур чорга туры килде. Балаларымның игелеген күреп, бик бәхетле тормышта яшим, Аллага шөкер. Кызганыч, ирем генә бу рәхәтлекне күрә алмады. Моннан 24 ел элек вафат булды.
Үзләренең дә алты балалары туа. Икесе инде вафат. Ананың иң күңелен әрнеткәне шул. “Бик яшьли киттеләр шул, балакайларым”, — ди Мәдинә апа күз яшьләренә буылып. Ана күңеле төпсез коега тиң шул. Барысын да сыйдыра, кайгысын да, шатлыгын да. “ Аллага шөкер, башка балаларым бар да исән–саулар”, — дип үзенә куаныч таба ул. 18 оныгы гына бар инде аның. Әниләре өчен бар да өзелеп тора. 90 яшьлек юбилеена әнә барысы да кайткан. Нинди бай өстәл әзерләгәннәр. Иң түрдә — Мәдинә апа.
— Син безгә киңәшче дә, ярдәмче дә, сердәшче дә булдың. Киләчәктә дә терәгебез булып, озак яшә, әни. Син безгә бик кирәк, — диде балалары исеменнән кызы Фания.
Мәдинә Садриеваны котларга ул көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев килде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды. Юбилярны шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев һәм Түбән Аты авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев та тәбрикләде.
Гөлсинә Зәкиева
