Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел. Әмма әлегә кадәр хәбәрсез югалган туганнарының кайда күмелгәннәрен белә алмаучылар бик күп. Безнең районда да бар алар. Бер очрашканда Казан Кремле каршындагы музей–мемориал мөдире Михаил Черепанов: “Хәбәрсез югалганнар юк, алар бар да батырларча һәлак булган. Аларның калдыкларын табып, туганнарына җиткерү һәм җир куенына иңдерү безнең изге бурычыбыз”, – дигән иде. Эзтабарларның казу эшләре алып баруы нәтиҗәсендә безнең якташларыбыз арасында да туганнары калдыкларын табучылар булды. Ә “Кремник. Ру” сайты аша аларның нинди батырлык күрсәтүләре, чын совет солдаты булып һәлак булулары, кайда күмелүләренә кадәр белә алучылар бар. Яңа Кенәрдән шушы сайтның администраторы Зөлфәт Баязитов та бик күп якташларына туганнарының каберлекләрен табарга ярдәм итте. Шундыйларның берсе Түбән Орыдан хезмәт ветераны 76 яшьлек Винер Лотфуллин.
– Хәрби комиссарга мөрәҗәгать иттем. Үзем исән чагымда әтием күмелгән урында булып, аның исемен мәңгеләштерергә теләвемне белдердем. Шунда ук ризалыгын белдерде һәм ярдәм итәргә вәгъдә итте, – ди Винер ага.
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов иганәчеләр табып, район җитәкчеләре ярдәме белән берничә кешене әтиләре күмелгән урынга сәфәргә җибәреп кайтарды инде. Бу юлы “Арча” телерадиокомпаниясе коллективы иганәче буларак ярдәмен тәкъдим итте.
– Без, Арча телерадиокомпаниясе коллективы белән уртага салып сөйләшеп, уртак карарга килеп, сугыш ветераннары турында тапшырулар әзерләү белән генә чикләнеп калмыйча, аларга аз гына булса да ярдәмебезне дә күрсәтергә, юлга акча бирергә булдык. Башка оешмалар да бездән үрнәк алырлар, дип уйлыйм, – ди җитәкчесе Радик Яруллин.
– Минем әтием 1941нче елны сугышка китте. Әнием ике бала белән мунчада яшәп калды. Миңа әле ул вакытта 3 яшь тә тулмаган иде, – ди Винер Лотфуллин. – Күпмедер вакыттан соң язган хатыннан аның яралануы, госпитальдә ятуы хакында мәгълүм булды. “Хәлем алга китмәсә, кайтырмын да әле. Тазарсам, яңадан сугышка керәм”, – дип яза ул. Аннан соң хәбәрсез югалуын белдергән кара конверт килә. Без бик күп газаплар чигеп үстек. Кечкенәдән көтү көттем. 7 сыйныфтан соң колхозда эшләдем, армиядән кайткач Үзбәкстанга китеп лаеклы ялга чыкканчы шунда яшәдем, барысы 40 елдан артык шофер булып эшләдем.
“Кремник. ру” сайтыннан аның әтисе турында мәгълүматлар билгеле була. Иң мөһиме, Винер абый күптәнге хыялы – әтисенең кайда күмелгәнен белә. Сөнгать Лотфуллин 173нче укчы дивизиядә сугышкан. 1942нче елның 19 сентябрендә Волгоград өлкәсенең Городищенск районы, Котлубань станциясендә һәлак булган. Язмалардан чыгып фикер йөркәндә, биредә каты сугышлар барган. 1406 солдат ятып калган. Шуларның 66сының гына кемнәр булуын билгели алганнар.
– Ике солдат бер үк урында, бергә үлгән, бергә күмелгән. Икенчесе дә безнең Татарстаннан. Тик аның хәзер бер туганы да калмаган. Әлеге солдатның медальоны булган. Шуннан чыгып, ничектер, исемлекне барлапмы, безнең әтине ачыклаганнар. Һәм Россошинск мемориал комплексына яңадан күмгәннәр. Хәзер мин шунда барам. Миңа мондый мөмкинлек тудырган өчен район җитәкчесе Илшат Нуриевка, хәрби комиссар Алмаз Борһановка, иганәче ярдәме күрсәткән Арча телерадиокомпаниясе коллективына олы рәхмәтемне белдерәм, – диде хезмәт ветераны.
Ә без аңа исән–имин юллар телибез.
Гөлсинә Зәкиева
