Корпункт:
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Фирүзә Дәүләтова, Гөлназ Шәйхелисламова, Инсаф Нәгыймуллин һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Шәрипова Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы белән очраштылар. Алар ветеранның гаиләсе белән таныштылар, өендә булдылар.
Бүгенге көндә Миннәхмәт абый яшь чакта үзе салган йортта кызлары Фәнзия һәм Рәсимә белән бергә яши.
