Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,
Кан ул, ут ул, үлем, яралар.
Күз яшьләре, кайгы, ачлык,
Тол аналар, ятим балалар.
Туган илебезгә Җиңү язы якынлаша. 1941-1945 елларда туган җиребезнең якты киләчәге өчен барган канкойгыч Бөек Ватан сугышында бик күпләрнең гомерләре өзелә, күз яшьләре түгелә. Җиңү язын якынайту өчен һәркем үз көченнән килгәнчә өлеш кертә.
Бу көрәштә олылар белән беррәттән балалар да катнаша.Сугыш аларның сабый башларына ачлык, ялангачлык, ятимлек, югалган балачак булып ишелеп төшә. Бүген инде сугыш чоры балалары чәчләренә чал төшкән әбиләр-бабайлар. Ләкин узган сугыш вакыйгалары алар хәтерендә бүген дә төзәлмәс яра булып саклана. Үзенең сугыш чоры балачагы хатирәләре белән сугыш чоры баласы – әнием, Хуҗина Вәсилә Йосыф кызы уртаклашты.
Хуҗина Вәсилә Йосыповна 1939 елның 8 мартында Саба районының Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Сугыш башлану белән аның әтисе үз теләге белән фронтка китеп бара.
- Сугыш башланганда миңа өч яшь иде. Әти белән саубуллашу мизгелләре хәтергә уелып калган. Әниебез бик кайгырды ул көннәрдә, күз яшьләре түкте. Әти әнине юатып: «Кайгырма! Язга немец-фашистларын җиңеп кайтырбыз. Җиңү белән кайтырбыз!”, - дип китеп барды. Без әти сугышка киткәндә берсеннән- берсе кечкенә алты бала әниебез итәгенә өелеп калдык. Әнә шулай кечкенә балалар белән ялгыз калган әни көне-төне колхозда эшләде. Ул без йокыдан торганчы эшкә китәр, без йоклагач кырдан эштән кайтыр иде. Ничек кенә авыр булса да әни безгә үзенең күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышты, нинди генә авыр минутларда да ул сынмады, сыгылмады. Үзенең эшләп алган 100-150 грамм икмәк кисәген безнең барыбызга бүлер иде. Безгә сеңелләргә кечкенәрәк кисәк, олы абыйларга бераз зуррак. Сыек итеп пешергән аш белән шул ипине кчкә кадәр җиткерергә тырышып сузар идек. Биш алты яшьләр чамасында мин дә эшли башладым. Безне кырга борчак, арыш башагы җыярга алып чыкканнары истә. Сугыш еллары менә шулай хәтердә калган.
Җиңү көне аеруча хәтергә уелган. Иртән- иртүк күрше апа кереп сугыш беткәнлеге турында хәбәр җиткерде. Менә шул вакытта әни әче күз яшьләре белән елады. Безнең: “Әни!. Җиңү көне бит! Ник елыйсың? Шатланырга кирәк”.- дигән сүзләргә бары тик яшь аралаш елмаеп, безне күкрәгенә кысып кочты. Соңрак без әнинең әтинең үлеме турындагы хәбәрне сугыш вакытында ук алганын белдек.
Сугыш бетте. Тик сугыштан соңгы еллар да җиңел булмады. Мин бер тапкыр да әти дип әйтә алмыйча үстем. Бу ачлы-туклы елларның ачысын күп татырга туры килде. Сугыштан соң мин инде укый башладым. Без, кечкенә мәктәп балаларының озын-озак ипи чиратларында торганыбыз хәтердә. Кайчагнда ипи көтеп чиратта төн куну, төне буе чират саклап та ипи ала алмыйча дәрескә соңга калган чаклар да булды. Бу минутларда әтисез булу үзен бигрәк тә сиздерде. Бервакыт дәрестә ниндидер җылы кагылыштан уянып киткәнем хәтердә уелып калган. Уянып күзләремне күтәреп карасам, үзенең җылы куллары белән минем битемә кагылып уяткан укытучым Бибарсова Тәскирә апаны күрдем. Аның күзләре мине жәлләүдән мөлдерәмә күз яшьләре белән тулы иде.
Сугыштан соң Сабага солдатлар кайта башлады. Урамда солдат киеменнән узган кеше күрсә әни: “Балалар, карагыз әле! Әтиегез түгелме ул?”-дип әйтә иде. Әтинең сугышта үлеп калганлыгын белсә дә, әтине көтте әни.- дип искә ала үзенең сугыш чорына туры килгән балачак һәм сугыштан соңгы елларны әнием.
Соңрак, олыгайгач әнием үзенең бу кичерешләрен шигырь юлларына күчереп безгә җиткерде:
Әниемә мәдхия
Стенада фотосүрәт
Ул әтием сүрәте.
Бик еш карап үтте әни
Арткандыр хәсерәте.
- Язга кайтам, -дидең, әти,
Өйдән чыгып киткәндә.
Ишле бала өелеп калдык
Без әни итәгендә.
Язлар килде, бик күп язлар
Әни сине озак көтте.
Син кайтмадың, әти, сине
Сугыш афәте йотты.
Эшләдегез, әни, җиңү килсен,- диеп.
Төнне көнгә ялгап колхозда.
Үгез җигеп җир сөрдегез
Үгезегез егылып калса,
Җигелдегез үзегез сукага.
Әтием
Сугыш йотты сине, әти
Киттең дә син, кайта алмадың.
Аямады безне язмыш
Әти, диеп әйтә алмадык.
Бик тә килде, бик тә килде
Әтием, - дип дәшәсем
Бик авыр минутларымда
Синең белән киңәшәсем.
Төштә күргән кебек кенә
Хәтер
Хәтерлим, әти сине
Бик сагынган минутларда
Еш алам рәсемеңне.
Хәзер инде әни дә юк,
Мин үзем әни кеше
Яшәсен балаларым, тигезлектә
Оныкларым күрмәсен ятимлекне.
Булмасын җирдә сугышлар
Илдә булсын тынычлык
Бик тә кирәк моның өчен
Бар халыктан тырышлык.
Гөлүсә Закирова,
Казан-Явлаштау