24 апрель көнне без китапханәчеләр мәдәният йортында сугыш чоры балалары белән “Сугыш уты белән үрелгән балачак” дигән исемдә әдәби – музыкаль кичә уздырдык. Бу кичәнең төп геройлары 1933 – 1945 елда туган, әтиләре сугышта үлеп калган, я булмаса хәбәрсез югалган сугыш чоры балалары иде. Кичәгә әзерләнгәдә иң беренче эш итеп без, хуҗалык кенәгәләре аркылы авылыбызда бу елларда кемнәр туганын барладык. Аннан соң без аларның һәрберсенә чакыру кәгазе язып, өләштек.
Кичә башланып китте 65 елдан соң Карелия җирләрендә әтисе каберен эзләп тапкан әби белән аның кызы чыгышы белән. Бу күренештә авылыбызның сәхнә ветераны Равилә апа Хусаинова һәм китапханәче Ләйсән Нигәмәтҗанова катнашты.
Хәзер хәбәрсез югалганнарны эзләү белән үзләре теләп шөгыльләнүчеләр бик күп. Андый кеше безнең авылда да яши, ул – Зөлфәр абый Баязитов. Кичәдә ул үзенең шушы эш белән ничек шөгыльләнүе турында бәян итте.
Кичәбездә үзешчәннәребез белән беррәттән шул чорда үскән балалар үзләре дә чыгыш ясады. Роза апа Яруллина һәм Рәкыйга апа Гәләветдиновалар үзләренең әтисез узган балачаклары турында сөйләделәр. Дилбәр апа Хакимова Ш. Галиевның “Әткәйгә хат” поэмасын яттан укыды. Ул: “Бу поэманы Җиңүнең 20 еллыгында сөйли башлаган идем инде, менә 70 еллыкка да алып килеп җиткердем”, - диде. Апалы – сеңелле Венера апа Хабибуллина һәм Сирина апа Исаеваның чыгышын халык көчле алкышларга күмде. Сирина апа бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Бу кичәгә махсус кайтып, үзенең яраткан гармуны белән матур көйләрен халыкка бүләк итте.
Ветеран җырчыларыбыз Гөлсинә апа Едиханова, Мәхмүт абый Хәйруллин, Равилә апа Хусаинова, Надил абый Шакирҗанов, Алмаз Файзрахмановларның җырларын, нәфис сүз остасы Әлфия апа Файзрахманованың чыгышын авылдашларыбыз яратып кабул иттеләр. Баян партиясен алып барды гармунчы Ирек Ибатуллин. С.Шәкүровның “Тол хатыннар, тол кызлар” спектакленнән куелган өзектә китапханәчеләр Лилия Файзрахманова, Суфия Газизова, Ләйсән Нигәмәтҗанова, Сирина Ахметхановалар катнашты.
“Сугыш уты белән үрелгән балачак” дигән исемдәге әдәби – музыкаль кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры гомерен мәдәниятка багышлаган, лаеклы ялда булуына карамастан төпле фикерләре, файдалы киңәшләре белән безгә һәрдаим ярдәм итеп торучы авылдашыбыз Рәмзия апа Валиуллина булды.
Кичәне алып барды китапханәче Гөлшат Нәбиева. Кичәдә 300 тамашачы катнашты.



