Корпункт:
Әтнә районы “Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан данлыклы Әтнә ягы көрәшчесе Бәрәзә Хафиз истәлегенә 25 апрель көрәш бәйгесе үтте.Монда 1998 елгы һәм аннан да яшьрәкләр көч сынашты. Бәйгедә Әтнә, Арча, Биектау командаларыннан тыш Мари Иленең Йошкар - Ола, Морки, Бәрәңге районнарыннан, республикага танылган көчле көрәшчеләр биргән Балтач, Саба, Кукмара, Теләче, районнарыннан һәм Казаннан көрәшчеләр катнашты. Баш хөкемдар РСФСРның спорт остазы Марсель Харис улы Хайдаров булды. Бәйгегә Казаннан Бәрәзә Хафизның оныклары: Фәридә Абрар кызы Исмагилова, Тәнзилә Ризван кызы Сәгъдиева, Анвар Абрар улы Хафизуллин һәм оныкчыгы- Лилия Рәмис кызы Сәгъдиева да кайтты. Шулай ук әлеге бәйгегә республикабызның көрәш сөюче дәрәҗәле кунаклары да кайтты. Бәйге 9 авырлык категориясендә узды. Егерменче гасыр башларында татар доньясына “Казаннан утыз – кырык чакрымдагы авылларның берсе, Бәрәзәдә, уналты яшьлек Хафиз атлы егет бик яхшы көрәшә башлаган,” дигән хәбәр тарала. Арча, Әтнә яклары элек – электән көчле батыр кешеләре белән дан тоткан. Бәрәзә авылы да шул якта. 1912 елда Бәрәзә егете Казанга барып, атна буе дәвам иткән Сабан туенда күп кенә батырларны бүләксез калдырып, соңгы – ахыргы хәлиткеч очрашуга кадәр җиңнлү ачысын татымый. Шул чакта аңа Казандагы атаклы байларның берсе игътибар итә, һәм көрәшче Хафизны Казан төбәгендә генә түгел, Ырынбур, Өфө, Сарытау, Әстерхән төбәкләрендә үтүче сабан туйларга алып йөри башлый. Шул тубәкләрдә дә Бәрәзә Хафиз бил бирми, легендар көрәшче Казан батыры дигән исемгә лаек була. Бәрәзә батыры сабан туйларында гына танылып калмый, спорт тарихына да кереп калап: 1940 елда Казанда Татарстан автономияле республикасы оешуга 20 ел тулу хөрмәтенә татарча көрәш буенча беренче мәртәбә республика беренчелеге оештырылгач, Бәрәзә Хафиз авыр үлчәүдәге барлык көндәшләрен егып, Чирмешәннән Шәһвәли Исламов, Куйбышев районныннан Камил Бәдретдинов белән бергә тарихка Татарстанның беренче чемпионы булып кереп кала.




