Корпункт:
Мәгариф бүлеге, Укучылар йорты бик яхшы чара оештырганнар. Бу юлы ул Бөек Ватан сугышына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча, финалга көндәшләрен җиңеп, 3 балл туплаган командалар чыкты. Дөрес, Әтнә районы Күңгәр һәм Мәңгәр командалары арасында өстәмә уен уздырырга туры килде. Финал уеннары бик кызу булды. Монысында һәр командадан сорау саен берәр уенчы катнашты. Күңгәрнең өстенлеге сизелерлек иде, хаклы рәвештә I урын яуладылар. II урынны Бәрәзә мәктәбе алды, III урын ияләре – Яңа Шашы мәктәбе. Алар белән беррәттән сорауларга актив рәвештә җавап биреп утырган залдагы укучылар да исәпкә алынды: Яңа Шашыдан Рафил Хәмидуллин, Түбән Көектән Надия Кадимова, Мәңгәрдән Регина Мостафина да “Эрудит” җиңүчеләре булып танылдылар. Җиңүчеләрнең һәрберсенә, шул исәптән командадагы һәркемгә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов исеменнән махсус бүләкләр тапшырдылар. Китапханәче Гөлнур Насырова “Сугыш урлаган балачак” исемле видеопрезентация тәкъдим итте. Ул районның шактый күп ветеранын үз эченә алган шул исемдәге китап бастырылу белән бәйле. Биредә сугыш чорында укыткан укытучылар бик күп. Китапка барысы 92 истәлек-хатирә кергән, алар белән китап дөнья күргәч танышырбыз