Апас туган якны өйрәнү музее Бөек Ватан сугышында катнашучыларны барлау, фотоларын, төрле документ, материалларның күчермәләрен җыю эшен дәвам итә. Апас районы халкы бу эшкә бик теләп катнаша. Шуларның берсе - Гражданнар сугышы ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны оныгы - Хисамова З.С. дәү әтисе, әтисе, әнисе турында бик күп кызыклы материаллар, истәлекләр калдырды.
Рахматуллин Әхиятдин Апас районы Урта Балтай авылында туа. Муллалыкка указ алып туган авылында муллалык итә. Авылда мәдрәсә ачып, авыл балаларына белем бирә. Мәскәү шәһәрендә аптекада эшләгәндә, аптеканың хуҗасы аны Франциягә җибәреп провизорлыкка (югары белемле фармацевт) укытып кайтара. Әхиятдин бабайның балаларының барысын да укытырлык мөмкинлеге булмый. Кечкенә кызы Мөстәфидәгә ул укытучылык һөнәрен сайларга ярдәм итә. Рахматуллина Мөстәфидә Әхиятдин кызы 1933 нче елның 1 нче октябрендә гади крестьян гаиләсендә туып үсә. Кечкенәдән укытучы булырга хыяллана. Ул 1947 нче елда Урта Балтай җидееллык мәктәбен яхшы билгеләренә тәмамлый һәм Казан педагогия училищесына укырга керә. Училищены 1952 нче елда тәмамлагач, аны Буденный районының (хәзерге Чүпрәле районы) Цильна мәктәбенә пионервожатый итеп эшкә җибәрәләр. 1954 нче елда Апас районы Урта Балтай авылына кайтып, башлангыч класс укытучысы булып эшли.



