Корпункт:
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә бик күп төрле чаралар үткәрелде. Укучылар сугыш чоры җырларын искә төшерделәр, шигырьләр сөйләделәр.
10 нчы сыйныф укучылары сугыш һәм тыл ветераннарына бүләк әзерләделәр. Нөркәй авылында 24, Шәрләрәмә авылында 18, Кормаш авылында 10 сугыш һәм тыл ветераннары яши. Аларга укучылар шкатулка һәм котлау открыткалары ясап бүләк иттеләр.
