Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.Җиңү көне! Халкыбыз өчен иң зур бәйрәмне быел яз 70 нче тапкыр бүләк итә. 7-8 нче майларда Иске Чүриле җирле үзидарәсенә караган авылларда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинглар булып узды. Митингны Арча район хакимияте урынбасары Осина Л.М. ачты. Ул килгән кунакларны, тыл ветераннарын, укытучы һәм укучыларны бәйрәм белән котлады. Җирле үзидарә рәисе Гөлнара Рафис кызы Заһидуллина да үзенең изге теләкләрен һәм бәйрәм котлавын җиткерде. Митинг укучыларның бәйрәм котлавы белән дәвам итте. Митингтан соң Иске Чүриле урта мәктәбендә укучыларның зур концерт программасы тәкъдим ителде. Ветераннарыбыз укучыларыбызга һәм мәктәп коллективына тирән, эчкерсез рәхмәтләрен әйтеп иң изге теләкләрен теләделәр. Бәйрәмнең 3нче өлеше ашханәдә дәвам итте. Биредә мул табыннар артында әби-бабайларыбыз үзләренең хәтирәләре белән уртаклаштылар, күңел түрендә йөрткән хисләрен шигырьләр аша җиткерделәр. Киләсе Җиңү бәйрәмнәрен дә исәнлектә-иминлектә, тыныч тормышта ак яулыклы әбиләребез һәм бабайларыбыз белән каршыларга язса иде! Сугышта катнашканнарның даны мәңгелек. Без аларны беркайчан да онытмаска тиеш.
