Корпункт:
8 май көнне мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булып утте.
Бу көн Каташ-Каран авылы халкы өчен икеләтә сөенечле булды. Беренчесе – 9 май – Җиңү көне булса, икенчесе – нәкъ менә шушы көнне яңа обелиск ачылды. Обелискта Каташ-Каран авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларның исемлеге яктыртыла.Сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган авылдашларыбызга дан! Алар безнең хәтердә мәңгелеккә истә калырлар.
