Корпункт:
"Хәтер яшәсә - тарих яши" диләр. 22 нче июнь - Бөек Ватан сугышы башлану көнендә, сугыш чоры батырларын тагын бер кат искә алу максатыннан, Иске Минзәләбаш авылы китапханәсендә "Батырлар-хәтердә" дигән исем астында "Батырлар китаб"ына библиографик обзор үткәрелде. Дәһшәтле елларда илебезнең бәйсезлеге хакына тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән сугыш геройларының язмышы укучылар күңеленә барып җитәрдәй итеп тасфирланды.
МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә"
