Нариманов Ярулла Нариман улы 1904 елның 2 маенда Сарман районы Яхшыбай авылында туган. 1912 елда Яхшыбай авыл мәдрәсәсендә укый, 1922 елда комсомолга керә. 1924 елда Чаллы шәһәрендә 6 айлык Рабфакта хәзерлек курсында укый. 1925 елда Минзәлә шәһәрендә партшколада укый. 1926 елдан ВКП(б) члены.
1926-1930 – Сарман башлангыч мәктәбендә укытучы.
1930-1936 – Күтәмәле 7 еллык мәктәбендә директор.
1936-1938 – Әлмәт районы Нәдер мәктәбендә директор.
1938-1939 – Салкын-Алан 7 еллык мәктәбендә директор.
1939-1940 Сарманда Райком ВКП(б) завод парткабинета
1940-1942 Райкомда кадрлар бүлеге секретаре
1942-1943 Челябинская обл., г.Карабаш
1943-1944 Красноармеец, тимер юл полкында
1944-1946 Күтәмәле авылында директор
1946-1947 Салкын-Аланда директор
1947-1948 Баткак мәктәбендә директор
1948-1951 Салкын-Алан мәктәбендә директор
1951-1954 Рантамак 7 еллык мәктәбендә мәктәп салдыра, директор
1954-1956 “Политотдел” колхозы председателе Салкын Алан авылында “Родина” колхозы председателе.
1956-1964 Салкын Аланда укытучы
1964 лаеклы ялда.
1999 елның 14 августында вафат. Кабере Салкын Алан авылында.
1939 елның 4 маенда СССР Верховный Советы Президиум Указы нигезендә балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән зур уңышлары өчен “Хезмәттәге батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Аны Мәскәүдә Бөтенсоюз старостасы Михаил Иванович Калинин тапшыра.
