Иске Абдул авылында яшәүче Шәмсенехар әби Галиевага бүген 94 яшь. Бер гасырга якын гомер бит бу! Хәзерге вакытта балаларының, оныкларының хәер-хөрмәтендә яшәүче әби янына барып кайттым.
Без ерактан ук игътибарны җәлеп итүче кызыл кирпечтән салынган йорт кырыена килеп туктадык. Мине Шәмсенехар әбинең улы Филәрит каршы алды. Өй эче дә, тышкы ягы сыман, балкып тора иде. Биредә тырыш, хезмәт сөючән кешеләр яшәгәне беленеп тора. Без килә дип, Шәмсенехар әбинең килене Фәйрүзә ханым бәлеш, чәкчәк пешергән. Мин олы якка үттем, анда мине ак яулыклы әби көтә иде. Иң беренче игътибар иткәнем шул булды: әбинең колагы ишетә, күзе күрә. Андыйлар турында халыкта: «Солдатка яраклы» диләр, әби дә шул төркемгә керә иде.
– Мин, кызым, 1921 елның 6 маенда Сарман районы Шыгай авылында тудым, – дип сүзен башлады Шәмсенеһар әби. Әткәй дөм сукыр булса да, бөтен авылга чабата үрде, куллары белмәгән һөнәр булмагандыр. Бик динле кеше иде ул. Кешеләрне җыеп дин сабаклары бирде. Яшьтән үк дин белән ихластан кызыксындым, догаларны өйрәндем. Хәзер дә рәхәтләнеп намаз укыйм, бар доганы яттан беләм. Гаиләдә 6 бала идек – 4 ир-бала һәм 2 кыз. Бүген бертуганнарымнан үзем генә исән-сау.
