Корпункт:
9 нчы декабрьдә илебездә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә. Социалистик Хезмәт Герое Әхмәтов Дамир абый озак еллар Мортамак авылында колхоз рәисе булып эшләде. Ул вакытта мәктәп, мәдәният йорты, кунакханә, балалар бакчасы биналары , машина-трактор паркы һәм башка бик күп объектлар төзелде. Быел авылыбызда ачылган ял паркына Дамир абый исеме бирелде. Алар тормыш иптәше Хәния апа белән Тукай районы Хуҗи авылы зияратына җирләнгән. Авыл җирлеге башлыгы , мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре аларның каберлегенә чәчәкләр куеп тагын бер тапкыр искә алдылар.
МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә"
