Корпункт:
2007 елның 9 декабреннән илебездә Геройлар көне билгеләп үтелә башлады. Ә бәйрәм заманча Россия өчен бик мөһим, чөнки ул үзендә бөтен тарихи тәҗрибәне һәм безнең Кораллы көчләрнең күркәм гореф –гадәтләрен, хәрби батырлыклар һәм Россия армиясе геройлары тарихын, илнең икътисади торышын яхшыртуда данлыклы хезмәтне берләштерә. Шул уңайдан район китапханәсенең уку залында “Батырларның даны мәңгелек” информация сәгате узды. Бөек Ватан сугышы геройлары Башкиров Иван Сергей улы, Закиров Гали Закир улы, Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улы, Хаҗиев Вәли Хаҗиәхмәт улы зур ихтирам белән искә алынды, тормыш юллары яктыртылды.Шул темага язылган китаплардан күргәзмә оештырылып китап укучыларга тәкъдим ителде.
