Корпункт:
Герой-шагыйрь Муса Җәлил тууына 110 ел тулуга багышлап Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе әдәби-музыкаль сәгать үткәрде. Шәмәрдән лицееның 6г сыйныфы өчен (укытучылары Шаехова Л.А.) «Жизнь, отданная борьбе» - әдәби-музыкаль сәгатьне китапханәчеләр Димитриева Е.А. һәм Садыйкова Г.Х. әзерләделәр. Алар укучыларга шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның фашист концлагерьларындагы героик көрәше турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.