Миннегайша Габдлегалиевна Азнакай районы Чалпы авылында 4 балалы крестьян семьясында дөньяга килгән, бер узе исэн. 7 сыйныф белем ала.
Чордашлары кебек аңа да бик иртә житлегергә, тормыш йөген тартырга, яшь килеш колхозда төрле эшләрдә хезмәт күрсәтергә туры килә. Чалпы МТС ында тракторчылар эзерлэу курсларын тэмамлый, тракторист булып эшли. 1955 елда Чалпы авылы егете Исмагыйл белэн тормыш корып жибэрэлэр.1956 елда Азнакайга килеп топлэнэлэр.
Мәхәббәт җимешләре –балалары доньяга килә:
- кызы Миннур, 1946 елгы, пенсионер, Мачаклыда яши;
- улы Ильяс , 1958 елгы, бакыйлыкка кучкэн;
- улы Ильдар, 1965 елгы, Азнакайда энисе белэн бергэ яши.
Миннегайша Габдлегалиевна пенсиягә киткәнче НГДУ системасында жыештыручы булып эшли. Тырыш хезмәте өчен бик күп мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә.
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул. Миннегайша Габдлегалиевна хәрвакыт балаларынын, оныкларынын кадер-хөрмәтен тоеп яши. 6 оныкның, 6 оныкчыкнын яраткан әбисе ул.