Гараева Хәмдениса Гәрәй кызы, 1925 нче елның 5 нче апрелендә Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туган.
“1941 елда сугыш башланды.Сугыш башланганын капка төбендәкызлар белән утырганда ишеттем, колхоз рәисе Зәкәр абый кайтып әйтте. Безнең яндагы егетләргә:“Гарипов Хан, Галиев Ханга иртәгә тулы хәзерлек белән сугышка,” -диде.Бик авыр булды. Әниләребез сугыш башланганын ишеткәч, басудан чабып кайтканнар. Сугыш вакытында ашарга булмады, черек бәрәңге, кычыткан, алабута, ашадык,” - дип сүзен башлады.
Сугыш вакытында урман кисә, колхоз атларын карый, фермада сыер сава. Мобилизация белән Полянага вагон төяргә җибәрәләр. Шулай ачлы-туклы эшләп йөргәндә, әнисенең “үлде” дигән хәбәре килә. Ике энесенә,бер сеңлесенә әни урынына кала. Көндезен урак уруда, төнлә эскертләүдә эшли, чөнки ике энесен, бер сеңлесен ашатасы бар.
“Җәй җитүгә, кузгалак, какы җыеп ашый идек, ә кыш көннәре авыр була иде”,- ди Хәмдениса әби, күз яшьләрен сөртеп.
Яшел үзәндә юл төзелешендә катнаша, носилка белән балчык ташып, тирән елга күмеп, юл салалар. Көнгә 800 гр. ипи бирәләр иде, - дип искә ала. Сугыштан соң колхоз торгызуда эшли. 1950 нче елларда кибеттә эшли, аннан яшелчә бригадиры була, пенсигә чыкканчы Икшермә совхозыамбарында кладовщик булып эшли. 1979 нчы елда пенсиягә чыга. Бу язмышның авыр сынавы алдында Хәмдениса әби сынмый, сыгылмый.”Сезгә андый авыр заманнарны күрергә язмасын, ходаем, ачлык күрсәтмәсен”,- диеп, безгә догаларын укып яши ул. Белеме-7 класс. Бүген кызы Саҗидә һәм оныклары тәрбиясендә яши.
Бүләкләре: Ветеран труда , Юбилей медале “50 лет Победы в ВОВ 1941-1945”, Юбилей медале “60 лет Победы в ВОВ 1941-1945” , Юбилей медале “65лет Победы в ВОВ 1941-1945”, Юбилей медале “70 лет Победы в ВОВ 1941-1945”.