Югары Байлар авлында яшәгән Әхмәтшин Мөбарәкша Әхмәтша улы Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәреннән ук фронтка китә. Хатыны Әбделниса берсеннән-берсе нәни ике бала белән ярым-җимерек йортта, кайгы-хәсрзт дәрьясына кереп бата Ул вакыттагы авырлыкларга солдат хатыннары сугыш тәмамланыр, ирләребез кайтыр, тормышларыбыз җайланыр дип өмет итә. Каhәрле сугыш китергән кара кайгы Әбделниса апаны да читләтеп үтми.
"Социалистик илебез өчен барган сугышларда сержант Әхмәтшин Мөбарәкша, хәрби антына тугрыклы калып, 1943 елның 7 гыйнварында батырларча hәлак булды. Җәдәсе Ленинград өлкәсе, Янчеков районы Родово авылы янында күмелде" дигән "кара кәгазъ" килә.