1930 елның 27 апрелендә Саба районы Иләбәр авылында туа, семьяда 5 нче бала була, аннан соң 1 сеңлесе, 1 энесе туа.
Шәмсенур Иләбәр мәктәбендә 3 ел белем ала. Елларның авырлыгы укырга мөмкинлек бирми, аңа 11 яшь булганда сугыш башлана. Ул бер кая да китмичә шул авылда хезмәт куя. Кырдагы тракторга чиләк-көянтә белән су ташый, дуңгызлар карый, кырда урак ура, болында печән чаба, барлык эшләрне кул белән башкаралар. Солдатларга бияләй, носки бәйлиләр. Шәмәрдәннән, орлыкка дигән ашлыкны, күтәреп ташыйлар.
1945-1947 елларда Симет, Лаеш урманнарда урман кисә. Ачлык, хәерчелек, суыклык бүгенгә кадәр йөрәккә уеылып язылган кебек.
1953 елда авылдашы, классташы Хурамшин Мубаракша белән гаилә коралар.
1954 елда Рашат улы, 1956 елда кызы Әлфинур туа.
Тормыш иптәше 1977 елда вафат була. Бүгенге көндә Байлар Сабасында кызы Закарова Әлфинур тәрбиясендә яши. Улы вафат. 6 кыз оныгы бар, 6 оныкчыгы бар.
1950 елдан башлап фермада эшли башлый һәм 1985 елга кадәр шунда хезмәт куя.
Бездә барлык мактау кәгазләре сакланмаган, сакланганнары:
1) “За доблесный труд в ознаменование 100-летия со дня рождения В.И. Ленина” 1 апреля 1970 г.
2) “За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945” 26. XII 1994 г.
3) “50 лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.” 22 март 1995 г.
4) “Удостоверение – к памятному знаку РТ в честь 55-й годовщины победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.” 3 мая 2000 г.
5) “60 лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.” 23.03.2005 г.
6) “65 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.” 20.02.2010 г.
7) “70 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.”
“Тыл ветераны”, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек.