1915 елда Кәрәкәшле авылында крестьян гаиләсендә туган. Шушы ук авылда 7 классны тәмамлый. Аннан соң Бөгелмә шәһәре кооператив техникумында укый. Кооператив техникумын тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.
1939 елда армиядә хезмәт итү өчен чакырыла. Ленинаканда чик буе гаскәрләре бүлегендә хезмәт итә.
1941 елда Ватан сугышы башлангач, аны сугышка алалар.
1942 елда “Батырларча һәлак булды” дигән хәбәре килә.