Садыйков Хәйдәр Мөхәммәтзариф улы. 1923 елның 3 августында Мөхәммәтзариф Мөхәммәтсадыйков һәм Маибәдәр Мөхәммәди кызы гаиләсендә туган. Сугышка кадәр хисапчы булып эшләгән. 1942 елның 5 мартында Кызыл Армиягә мобилизацияләнгән. 1942 елның җәенә кадәр 176нчы укчы полкның 25нче һава-десант бригадасында хезмәт иткән. Июньдә яраланган һәм 1228нче госпитальдә дәваланган. Савыкканнан соң, 5 ай Ульяновск танк училищесында минометчыга укый. Аннары Хәйдзр 197нче укчы полкта взвод командирының ярдәмчесе итеп билгеләнгән. 1944нче елның февралендә кабат яраланган (тез буыны җәрәхәте алган). Дәваланганнан соң, 197нче укчы дивизиянең 862нче укчы полкы, 270нче миномет полкы составында минометчы булып бәрелешләрдә катнашкан. 1948 елның мартында старшина дәрәҗәсендә демобилизацияләнгән. Орден - медальләре: 2 "Батырлык өчен" медале (1943, 1945), II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985). "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнү битеннән: "Жлобиннан көньяктарак плацдарымны киңәйтү өчен көрәштә немецларның көчле һөҗүме вакытында минометыннан оста атуы белән 15 фашистны юк иткәне өчен ...". Сугыштан соң партком сәркатибе булып эшләгән. Хатыны Сәгъдия. Балалары: Тәбрия (1949), Фәния (1954), Наил (1957), Раиф (1959), Рәфис (1962). 1989 елның 6 ноябрендә вафат булган, Илексаз авылында җирләнгән.