Мотыгуллин Нурхамәт Мотыгулла улы 1909 елда Мотыгуллиннар гаиләсендә беренче бала булып, Беренче Май районы (хәзерге Әлмәт районы) Түбән Абдул авылында дөньяга килә. Инде Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайтып, гаилә корып, матур гына яшәп яткан җирдән Бөек Ватан сугышы башлана. Нурхамәт Мотыгулла улы сугыш башланганда колхозда шофёр булып эшли торган була.
Сугышның беренче көннәреннән үк диярлек, барлык авылдашлары белән таш күпер аша, Чирмешән военкоматыннан Ватанын яклап сугышка китә.Ул киткәндә аны озатып, тормыш иптәше һәм 3 баласы кала.
Сугышта Нурхамәт Мотыгулла улы сугыш машинасыннан төшми, фронтның алгы сызыгына снарядлар ташый, бер урыннан икенче урынга солдатлар, сугыш өчен кирәк-яраклар, барсын да вакытында илтеп җиткерергә... Курку белмәс солдат шартлау тавышлары астында гел үзенең эшен башкара. Сугышта Ленинградны азат итүдә дә катнаша. Нурхамәт Мотыгулла улы сугышның беренче көненнән соңгы көненә хәтле сугышта булып, Түбән Абдул авылына җиңү белән кайта. Курку белмәс сугышчыны сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Сугыштан кайткан икенче көнендә, өстендәге сугышта булган киемнәрен дә салып тормыйча, артта кала башлаган колхозны күтәрергә дип тизрәк эшкә тотына. Аңа колхозга кайткан иң беренче “ Полуторка” машинасын тапшыралар.
Шушы машина белән ул бик күп эшләр башкара, Чәчүлек орлыгын алып кайту, кырга су илтү, сыер савучыларны лагердан алып кайту, көз көнендә кырдан икмәк ташу, элгер генә...Сугыштан соңгы чорда, авылда бары бер яки ике машина булган вакытта Нурхамәткә бик зур тырышлык кирәк була.
Нурхамәт Мотыгулла улы 1994 елда якты дөнья белән хушлаша, аны Түбән Абдул зиратына җирлиләр.
Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе, Газизова Мәдинә Мисбах кызы.