Минем бабамның әтисе - Зәкиев Нәҗип Зәки улы. Ул 1914 нче елның 9 октябрендә Әлмәт районының Нәдер авылында туган. 1941нче елны Кызыл Армия сафларына хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка китә.Ул артиллерия гаскәрләре составында Волхов фронтына эләгә. Анда барган каты сугышларда өч тапкыр каты яралана.
... 1943 елда бабам белән шундый хәл булган: ул,каты яраланып,госпитальгә эләгә. Аның хәле шулкадәр авыр була ки, хәрби хирург бабама операция ясап та тормый, чөнки аның тернәкләнүенә ышанмый.Аңсыз яткан солдатны сарайдагы үлекләр янына чыгарып куялар. Ә гаиләсенә аның һәлак булуы турында хәбәр җибәрәләр. Ул сарайда ятканда, аңына килеп, шуышып чыга, үзендә яңадан яшәү көче таба, дәваланганнан соң яңадан фронтка китә.
Яшәү һәм дошманнарны җиңү теләге үлемнән көчлерәк була шул. Бабам бик күп сугышларда катнаша.Ленинградны фашистлардан азат итүдә дә аның өлеше бар.
Сугыш беткәннән соң ул туган авылына кайта. Аны хатыны һәм улы шатланып каршы алалар. Бабам белән әбием 65 ел бергә гомер кичерәләр. Дүрт бала үстерәләр. Бабамның Бөек Ватан сугышы ордены, Батырлык өчен медале һәм башка бик күп бүләкләре бар.
Ул 2003 нче елның 14 нче октябрендә вафат булды.Без аның якты истәлеген саклыйбыз, аның белән горурланабыз.
Рената Хәйретдинова,
5нче гимназиянең
9 а сыйныфы укучысы